Бар дөньяны утка манды,
Ничә еллар туктамады
Кан коюлы һәм рәхимсез сугыш.
Олы яуда сынатмады,
Безнең илнең солдатлары
Алып килде Җиргә тыныч тормыш.
Җиңү көне! Җиңү көне!
Зур сугышның соңгы көне.
Горурланып яшик батырлыкка.
Курыкмыйча утка кереп,
Миллионнарча корбан биреп,
Җиңү бүләк иттек бар халыкка.
Барыбызга тиде афәт,
Һәр гаиләгә килде хәсрәт,
Яу кырында ятып калды күпләр.
Ил чигендә торсын солдат,
Андый михнәт күрмик кабат,
Аяз булсын һәрчак безнең күкләр.
Бу җыр Азат Гаталы репертуарында бар
Добавлено Файзуллин Исхак в ВС, 07/05/2023 - 12:03
«
»