Җиңү көне (дүртенче вариант)

/Исхак Фәйзи тәрҗемәсе/

Җиңү көне. Ул бездән ерак иде,
Сүнгән учакта пыскып күмер көйде.
Ут көйдергән тузанлы чакрымнарны
Үтеп, китердек без тыныч елларны.

Бу җиңү конендә — дарылы исләр,
Бу бәйрәмдә — иртә агарган чәчләр.
Шатланабыз, күзләргә тулып яшьләр.
Җиңү көне! Җиңү көне! Җиңү көне!

Көн дә, төн дә мартен мичләрен ягып,
Йокы күрмәде безнең Ватаныбыз.
Көн дә, төн дә батырларча сугышып,
Җиңүгә илтте безне юлларыбыз.

Саумы әни! Бик күпләр кайталмады,
Чыклы болыннар буйлап йөгерергә.
Азат иттек без ярты Европаны,
Шушы ямьле көннәрне китерергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »