Без сугышны күрми үскән буын.
Илнең күге аяз һәм тыныч.
Мең тугыз йөз кырык биштән бирле
Янаган юк андый куркыныч.
Шөкер итеп яшик: нинди ямьле
Безгә туры килгән бу чорлар!
Бәрелешләр барган киң кырларда
Тирбәлешә яшел уҗымнар.
Илебезнең аяз күген иңләп
Күгәрченнәр оча, торналар.
Шул күктән бит әле кайчан гына
Үлем чәчеп яуган бомбалар.
Без ачлыкны күргән буын түгел,
Алабута тәмен белмибез.
Кибет саен кереп, ни теләсәк,
Шуны сайлап эзләп йөрибез.
Без бәхетле: сугыш кырларыннан
Авыр хәбәр килми өйләргә.
Рәхмәт яусын фашист тырнагыннан
Илне саклап калган ирләргә.
Шул чордагы әби-бабайларга
Без бу көннәр өчен бурычлы.
Ходай кушып, безнең балалар да
Күрми үссә иде сугышны.