Сөю учаклары

Категория: көе сүзләре

Назлы иде синең карашларың,
Кайнар иде синең кочаклар.
Юктан гына аерылды юллар,
Сагындыра һаман шул чаклар.

Без санаган йолдызлар да бергә,
Без сөялгән шул ук агачлар.
Йөрәк түрләрендә пыскып яна
Сөюләрдән калган учаклар..

Айга карыйм, ай да ялгызы,
Йолдызлар да сүрелгән сыман.
Икәү бергә узган сукмаклардан
Сине уйлап ялгызым узам.

Без санаган йолдызлар да бергә,
Без сөялгән шул ук агачлар.
Йөрәк түрләрендә пыскып яна
Сөюләрдән калган учаклар..

Күз алдымда назлы карашларың,
Күз алдымда нәзек билләрең.
Өлешемә тигән көмеше син.
Бәхет өсти хәзер кемнәрне?

Без санаган йолдызлар да бергә,
Без сөялгән шул ук агачлар.
Йөрәк түрләрендә пыскып яна
Сөюләрдән калган учаклар..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »