Якын дустым, якын дустым,
Синең бүген туй көнең.
Якыннарың һәм дуслары
Сине котларга әзер.
Синең туеңда, дустым,
Биеп-биеп җырлармын.
Тавышымны җәлләмичә
"Әче-әче !" кычкырырмын.
Якын дустым, якын дустым,
Бәхет сезгә телимен.
Җырларбыз да, биербез дә
Синең туеңда бүген.
Синең туеңда, дустым,
Биеп-биеп җырлармын.
Тавышымны җәлләмичә
"Әче-әче !" кычкырырмын.
Бу җыр Эмиль Сулиманов репертуарында бар
Добавлено rusyazykly в ВС, 14/05/2023 - 13:44
«
»