Сиреньнәр ак чәчкә атканда,
Аккошлар күленә кайтканда,
Җиһанда яшәү дәрт артканда
Сине таптым.
Гомергә сүнмәслек ут яктың,
Яшәүнен мәгънәсен аңлаттың;
Сөям, дип, көям, дип, җан аттың,
Таптым да мин сине яраттым!
Күңелләр күкләрдә тибрәлде,
Күзләрем ятларны күрмәде,
Йөрәгем дәртле көй көйләде,
Сине таптым.
Гомергә сүнмәслек ут яктың,
Яшәүнен мәгънәсен аңлаттың;
Сөям, дип, көям, дип, җан аттың,
Таптым да мин сине яраттым!
Йөклаган хисләрем терелде,
Иреннәр иренгә үрелде,
Бар дөньям бәхеткә күмелде,
Сине таптым.
Гомергә сүнмәслек ут яктың,
Яшәүнен мәгънәсен аңлаттың;
Сөям, дип, көям, дип, җан аттың,
Таптым да мин сине яраттым!
Яз назын тормышым үзгәртте,
Җанымның ярасым төзәтте,
Сөюнең алдагы тизләтте,
Сине таптым.
Гомергә сүнмәслек ут яктың,
Яшәүнен мәгънәсен аңлаттың;
Сөям, дип, көям, дип, җан аттың,
Таптым да мин сине яраттым!