Безнең сөю

Гомер буе бер-беребезне сөеп,
Уртак хисләр белән янабыз.
Җаннар бергә, юллар төрле якта,
Уртак безнең йөрәк ярабыз.

Ишетәсеңме? Йөрәк тибә ярсып.
Ишетәсеңме? Тибә, тып та тып.
Син, диеп, типкән йөрәк ярсуларын
Буламы соң тыеп туктатып?

Сөюебез юллар озынлыгын
Еллар дәвамлыгын сынады.
Сөюебез ялкынларда көеп
Салкынларда туңып сынмады.

Ишетәсеңме? Йөрәк тибә ярсып.
Ишетәсеңме? Тибә, тып та тып.
Син, диеп, типкән йөрәк ярсуларын
Буламы соң тыеп туктатып?

Сөюебез очрашулардан азат,
Кавышудан мәңге өстен ул.
Ике җанга йолдыз булып балкыр,
Өмет нуры чәчәр өчен ул.

Ишетәсеңме? Йөрәк тибә ярсып.
Ишетәсеңме? Тибә, тып та тып.
Син, диеп, типкән йөрәк ярсуларын
Буламы соң тыеп туктатып?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »