Алда юллар

Категория: көе сүзләре

Сәфәр китсәм ерак юлга,
Туган йортым уемда.
Әнкәй биргән юл догасын,
Йөртәм хәзер янымда.

Киң юлларда бер-бер артлы
Чабалар машиналар.
Исән-имин йөр, дип, теләп
Кала газиз туганнар.

Алда чиксез озын юллар,
Өмет, тулы хыяллар.
Моңнар ташый, җанга рәхәт,
Җырласак юлда җырлар.

Киң юлларда бер-бер артлы
Чабалар машиналар.
Исән-имин йөр, дип, теләп
Кала газиз туганнар.

Борма-борма озын юллар,
Сынаулар күп юлларда.
Тыныч күңел, аяз фикер
Бирсен Ходай уйларга.

Киң юлларда бер-бер артлы
Чабалар машиналар.
Исән-имин йөр, дип, теләп
Кала газиз туганнар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »