Добавлено rusyazykly в ВС, 14/05/2023 - 16:16
Еллар узып торсалар да,
Яшьлектә кала күңел.
Янәшәмдә сөйгән ярым,
Бик бәхетле мин бүген.
Сөю-сынау гомердә,
Миңа бары син генә кирәк.
Урын юк анда башкага,
Дип,тибә минем йөрәк.
Үпкәләшкән чакларда да,
Күңел сиңа талпына.
Авыр булган минутларны
Үтик әле сак кына.
Сөю-сынау гомердә,
Миңа бары син генә кирәк.
Урын юк анда башкага,
Дип,тибә минем йөрәк.
Йөрәгемнең түрләрендә,
Чәчәк аттың гөл кебек.
Килер көнгә сөенешеп,
Яшик әле гөр килеп.
Сөю-сынау гомердә,
Миңа бары син генә кирәк.
Урын юк анда башкага,
Дип,тибә минем йөрәк.