Торналар моңы

Категория: көе сүзләре

Язларын башка утта янганмын,
Торналар килгән — күрми калганмын.
Хәзер инде көз — китүләредер,
Бу турдан соңгы үтүләредер.

"Торрыйк!" — дияләр,үзләре китә,
Яшәү хакына авыр юл үтә.
Нигә китәләр? Бәхет бу җирдә
Барыбызга да югыйсә җитә.

Торналар киткән якларга карыйм
Куерган кебек һаман да томан.
Торна тавышы — нинди моң сыйган.
Елап кычкыра,көлә дә сыман.

Хушлашу авыр дусларым белән.
Китәселәре килми бит,беләм.
Торналар түгел,елап һәм көлеп,
Минем яшьлегем китәдер кебек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »