Җыр булып узасың

Йөрәгең җыр белән тулганга,
Синең дә күңелең моңлана.
Син җырлап узганда таңнарда
Аккошлар нәкъ шулай назлана.

Гөлләрдәй үрелеп күңелгә,
Җыр булып узасың син генә!
Җаннарны юаткан, җырлаткан
Бары тик син генә, син генә!

Тик синең җырларда — аккошлар
Парлашып канатын кагына.
Тик синең җырларда — күңелләр
Кемнедер өзелеп сагына.

Гөлләрдәй үрелеп күңелгә,
Җыр булып узасың син генә!
Җаннарны юаткан, җырлаткан
Бары тик син генә, син генә!

Синдәдер — аккошлар йөрәге,
Туган як таңнары, күлләре.
Җыр белән һәркемне яулыйсың,
Яшьләнә һәркемнең күзләре.

Гөлләрдәй үрелеп күңелгә,
Җыр булып узасың син генә!
Җаннарны юаткан, җырлаткан
Бары тик син генә, син генә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »