Башка сөю кирәк түгел

Категория: көе сүзләре

Башка сөю кирәк түгел диеп,
Биргән идем каты антларым.
Очты-китте антлар, туктап калгач
Каршы чапкан синең атларың.

Назларыңны нигә авыз иттем?
Күзләреңә нигә карадым?
Баш әйләнер, диеп уйламадым,
Тәмләп йоттым сузган шәрабың.

Хисләр тулы карашыңны төбәп,
Күзләремә нигә карадың?
Нигә әйттең җанны эретер сүзләр,
Ник тәмләттең сөю шәрабын..

Назларыңны нигә авыз иттем?
Күзләреңә нигә карадым?
Баш әйләнер, диеп уйламадым,
Тәмләп йоттым сузган шәрабың.

Җан сусаган мәлдә шул шәрабтан
Башка булмас хәзер һич дару..
Кем уйлаган, уйнап башлаган сүз
Булыр диеп ташкын кузгату.

Назларыңны нигә авыз иттем?
Күзләреңә нигә карадым?
Баш әйләнер, диеп уйламадым,
Тәмләп йоттым сузган шәрабың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »