Гафу итмә

Категория: көе һәм сүзләре

Бүтән сиңа берни әйтә алмам,
Чөнки йөрәгем кушмый миңа.
Хәзер инде соңдыр ни әйтсәм дә,
Мин бит хыянәт иттем сиңа.

Гафу итмә мине,гафу итмә,
Алыштырдым мин сине башкага.
Синең күзләрдән аккан ачы яшьләр,
Хәзер үземнең күзләрдән тама.

Менә тагын икәү күл буенда,
Ә синең кулда сары чәчәк.
Шул сары чәчәкләр шикелле,
Моңсу булыр безнең киләчәк.

Гафу итмә мине,гафу итмә,
Алыштырдым мин сине башкага.
Синең күзләрдән аккан ачы яшьләр,
Хәзер үземнең күзләрдән тама.

Бүтән сиңа берни әйтә алмам,
Чөнки насыйп түгелме сиңа.
Хәзер инде соңдыр ни әйтсәм дә,
Мин бит хыянәт иттем сиңа.

Гафу итмә мине,гафу итмә,
Алыштырдым мин сине башкага.
Синең күзләрдән аккан ачы яшьләр,
Хәзер үземнең күзләрдән тама.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »