Бергә булулар күңелле,
Аерылу бик яман.
Саубуллашмыйк без озакка,
Очрашып торыйк һаман.
Бәхет телим сезгә,дуслар,
Исәнлектә күрешик.
Моңнар тулы күңел белән,
Бергәләп җырлап яшик.
Җырлар кәефне күтәрә,
Җыр белән атлау җиңел.
Изге теләк юллыйм сезгә,
Уңышлар теләп бүген.
Бәхет телим сезгә,дуслар,
Исәнлектә күрешик.
Моңнар тулы күңел белән,
Бергәләп җырлап яшик.
Аралашу үзе шатлык,
Якын дуслар булганда.
Күбрәк булсын бәйрәмнәре
Күңел җырлап торганда.
Бәхет телим сезгә,дуслар,
Исәнлектә күрешик.
Моңнар тулы күңел белән,
Бергәләп җырлап яшик.
Бу җыр Айгөл Сагеева репертуарында бар
Добавлено rusyazykly в ВС, 14/05/2023 - 18:45
«
»