Добавлено rusyazykly в ВС, 14/05/2023 - 20:51
Ак пароход йөзә,
Агыйделне гизә,
Мәхәббәткә тугры аккоштай.
Күңелләргә өмет
Салып йөзәсең син,
Офык артындагы балкыштай.
Купме ялгызларны,
Моңлы-зарлыларны
Таныштырдың күпме парларны.
Һаман очраштырып,
Бергә кавыштырып,
Иңләп йөзәсең син ярларны.
Күпме серләр синдә,
Йөзәсең бүген дә,
Хыялларны һаман яңартып.
Берсен-берсе тапкан
Мәхәббәтле парлар.
Яшәсеннәр сөеп-яратып.