Саклыйк мәхәббәтне

Категория: көе сүзләре

Алып китик әле мәхәббәтне
Ерак-ерак офык артына.
Уйлама да, бигрәк ерак диеп,
Мәхәббәтне бүлмик яртыга.

Алып китик, иркәм, мәхәббәтне,
Көнләшкәннәр әллә сирәкме?
Саклыйк әле, саклыйк мәхәббәтне,
Җылыта бит ике йөрәкне.

Алып меник әле мәхәббәтне
Болытлардан өскә, биеккә.
Очар коштай очсын безнең хисләр,
Чыксын әле сөю иреккә.

Алып китик, иркәм, мәхәббәтне,
Көнләшкәннәр әллә сирәкме?
Саклыйк әле, саклыйк мәхәббәтне,
Җылыта бит ике йөрәкне.

Алып китик әле мәхәббәтне,
Хыянәтнең кулы җитмәсен.
Сүзләр йөрткән җилләр белән бергә,
Араларга читләр кермәсен.

Алып китик, иркәм, мәхәббәтне,
Көнләшкәннәр әллә сирәкме?
Саклыйк әле, саклыйк мәхәббәтне,
Җылыта бит ике йөрәкне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »