Нигә, болыт,елыйсың?

Категория: көе сүзләре

Ялгыз болыт йөзә күктә,
Башкалардан аерылып,
Ялгыз калган аккош булып,
Бер канаты каерылып.

Нигә, болыт,елыйсың?
Сәбәпләре ни булды?
Күз яшьләрең мөлдерәп,
Минем күңелгә тулды.

Ул да ялгыз,мин дә ялгыз,
Ялгыз хәлен кем аңлар?
Җаннары бар болытларның,
Сөйләшә белә алар.

Нигә, болыт,елыйсың?
Сәбәпләре ни булды?
Күз яшьләрең мөлдерәп,
Минем күңелгә тулды.

Ялгыз болыт,ялгыз булып
Озак йөзалмас инде.
Минем язмыш гөл томанлы,
Болыт булалмас инде.

Нигә, болыт,елыйсың?
Сәбәпләре ни булды?
Күз яшьләрең мөлдерәп,
Минем күңелгә тулды.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »