Шомлы буран

Көзләрем моңсу,сагышлы,
Язларымда ак томан.
Күңелемдә һаман салкын,
Басылмый шомлы буран.

Буран,буран,шомлы буран,
Таралыр микән томан?
Мәхәббәтем килгән юлдан
Адашып калган сыман.

Соңладың шул.бик соңладың,
Юлдан алмыйм күземне.
Шомлы хисләр өермәсе
Күмәр кебек күңелне.

Буран,буран,шомлы буран,
Таралыр микән томан?
Мәхәббәтем килгән юлдан
Адашып калган сыман.

Эчтә — буран,тышта — буран,
Җаным сызлана һаман.
Үзем сөям,янам-көям,
Котылырга юк чарам.

Буран,буран,шомлы буран,
Таралыр микән томан?
Мәхәббәтем килгән юлдан
Адашып калган сыман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »