Бәхетле бул, дисең дә

Сиңа рәхәт.Киткән чакта
"Бәхетле бул!" дисең дә.
Ә аннары айлар буе
Алмыйсың да исеңә.

"Бәхетле бул!" дисең дә син
Күзләремә карыйсың.
Бәхетле түгелле генә
Әйтмәсәм дә аңлыйсың.

Очрашмаска кирәклеген
Мин дә,син дә беләсең.
«Бәхетле бул!» дияргәме,
Миңа тагын киләсең?!

"Бәхетле бул!" дисең дә син
Күзләремә карыйсың.
Бәхетле түгелле генә
Әйтмәсәм дә аңлыйсың.

Киткән чакта гәдәтенчә
"Бәхетле бул!" дисең дә
Син булганга бәхетле мин
Һәм шуңа бәхетсез дә.

"Бәхетле бул!" дисең дә син
Күзләремә карыйсың.
Бәхетле түгелле генә
Әйтмәсәм дә аңлыйсың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »