Шулайдыр шул

Бер нинди дә килми хәбәрләрең.
Җуюынмы әллә хәтердән?
Үз-үзеңне нигә тыясыңдыр,
Бер булса да сәлам әйтүдән?

Шулайдыр шул, искә алмыйсыңдыр,
Сөюдән дә күнел туядыр шул.
Тормышыңны бүтән белән үргәч,
Вәгъдәләр дә онытыладыр шул.
Шулайдыр шул, шулайдыр шул.

Инде мин дә сине көтмимендер,
Өметләрем күптән өзелде.
Бәлки әле сөенер дә идем,
Син бәхетле дисәң үзеңне

Шулайдыр шул, искә алмыйсыңдыр,
Сөюдән дә күнел туядыр шул.
Тормышыңны бүтән белән үргәч,
Вәгъдәләр дә онытыладыр шул.
Шулайдыр шул, шулайдыр шул.

Әллә нигә килә беләселәр :
Кем белән син хәзер, кайларда ?
Дәшмәсәң дә, бәлки үпкәләмәм,
Тик исеңә генә алгала

Шулайдыр шул, искә алмыйсыңдыр,
Сөюдән дә күнел туядыр шул.
Тормышыңны бүтән белән үргәч,
Вәгъдәләр дә онытыладыр шул.
Шулайдыр шул, шулайдыр шул.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »