Сикәлтәле тормыш юллары

Категория: көе сүзләре

Белмисеңме икән үзен,
Кайда калды икән безнең
Онытылып сөйгән ул чаклар?
Гомер буе искә төшәр,
Нинди серле иде кичләр,
Нинди кайнар иде кочаклар.

Йөргән чакта җитәкләшеп,
Якын иде безгә бәхет,
Барып кына җитеп булмады.
Тоелса да якын булып,
Җинел генә булмый узып,
Сикәлтәле икән юллары.

Булмады җинел булмады,
Сынады безне сынады,
Арабызга җилләр кергәләп.
Караңгыланды юллары,
Ә бәхет көтеп тормады,
Ерагайды безгә үпкәләп.

Йөргән чакта җитәкләшеп,
Якын иде безгә бәхет,
Барып кына җитеп булмады.
Тоелса да якын булып,
Җинел генә булмый узып,
Сикәлтәле икән юллары.

Үтә гомер синнән башка,
Аерылдык ике якка,
Без адашкан икән адашкан.
Онытулар гына булмас,
Сагынудан йөрәк туймас,
Мин әле дә сине яратам.

Йөргән чакта җитәкләшеп,
Якын иде безгә бәхет,
Барып кына җитеп булмады.
Тоелса да якын булып,
Җинел генә булмый узып,
Сикәлтәле икән юллары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »