Добавлено rusyazykly в Пнд, 15/05/2023 - 09:31
Карларда — йолдызлар,
Күңелдә — ак нурлар,
Җаннарда алланып таң ата.
Бәхетсез димәгез, димәгез толларны,
Алар да берәүне ярата.
Карларда — салкынлык,
Йөзләрдә — яктылык,
Төн килә эңгерле кич аша.
Кыланчык димәгез, димәгез толларны,
Шикле уй хисләрне каралта.
Сөюдә — серлелек,
Язмышта — төрлелек,
Адымнар шыгырдап аңлаша.
Хиссез ул димәгез, димәгез толларны,
Аларда сагышлы моң ята.