Бердәнберемә

Нигә юкка шикләнәсең,
Нигә юкка сыныйсың?
Ятларга яр булырсың,дип,
Ник аерылу юрыйсың?

Синеке мин,тик синеке!
Күрмисеңмени үзең?
Газапланма,газапланма —
Оныт "хыянәт" сүзең.

Ышанырлык та түгел шул
Артык кайнар хисләрем.
Сөюемнән йөрәгемә
Утлар капса,нишләрмен?

Синеке мин,тик синеке!
Күрмисеңмени үзең?
Газапланма,газапланма —
Оныт "хыянәт" сүзең.

Үзең дә "бердәнберем" дип
Әйтче күземә карап.
Ятка күз салмаслык итеп,
Миннән дә ныграк ярат!

Синеке мин,тик синеке!
Күрмисеңмени үзең?
Газапланма,газапланма —
Оныт "хыянәт" сүзең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »