Бер-беребезгә

Категория: көе сүзләре

Мәңгелеккә әсир итте
Синең күзләрең.
Хисләремне аңлатырга
Тапмыйм сүзләрем.
Сандугачлар җырда сайрый
Синең исмеңне.
Ничек кенә ачыйм икән
Йөрәк серемне.

Йолдызларга йолдыз
Тиң була диләр.
Гөлләр белән гөлләр
Пар килгәннәр.
Син аңлачы, иркәм,
Бу ямьле җирдә
Яратылган без дә
Бер-беребезгә.

Рәхмәт яусын очраштырган
Якты көннәргә.
Сине дөньяга тудырган
Газиз әнкәңә.
Язгы көндә кояш сыман
Кердең тормышка.
Синсез алдан яшәмәгән
Кебек тоела.

Йолдызларга йолдыз
Тиң була диләр.
Гөлләр белән гөлләр
Пар килгәннәр.
Син аңлачы, иркәм,
Бу ямьле җирдә
Яратылган без дә
Бер-беребезгә.

Бүләк итсәң йөрәгеңне,
Иркәм, әгәрдә.
Миннән дә бәхетле кеше
Булмас бу җирдә.
Мәхәббәтем нурларына
Сине бөркәрмен.
Мәңге-мәңге сине яклап,
Сөеп яшәрмен.

Йолдызларга йолдыз
Тиң була диләр.
Гөлләр белән гөлләр
Пар килгәннәр.
Син аңлачы, иркәм,
Бу ямьле җирдә
Яратылган без дә
Бер-беребезгә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »