Туганнар (җиденче вариант)

Категория: көе сүзләре

Үрләр күрсә төшүләрем,
Канат бирүчеләрем
Сез хөрмәтле туганнарым,
Иң якын кешеләрем.

Бергә булыйк, туганнар.
Бер булып типсен йөрәк.
Аерылмыйча тату булып,
Бергә яшәргә кирәк.

Аерым-аерым утыртсалар,
Чәчәк атмый гөлләрдә.
Гөлләрдәй гел бергә булып
Чәчәк атып яшик лә.

Бергә булыйк, туганнар.
Бер булып типсен йөрәк.
Аерылмыйча тату булып,
Бергә яшәргә кирәк.

Җепләр белән бәйләгәндәй
Сезнең,безнең йөрәкләр.
Ерак ара вакытларда
Шул җепләрне өзелмәс.

Бергә булыйк, туганнар.
Бер булып типсен йөрәк.
Аерылмыйча тату булып,
Бергә яшәргә кирәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »