Гомер көзләре (беренче вариант)

Алыштырды җәйне көзләр
Тик көзләрдә җәй тәме
Күбәләктәй күңелләрнең
Очынып йөргән мәле.

Гомер көзләре дә шулай
Кояшлы булса иде.
Кылдай нечкә күңелләрне
Җылытып торса иде.

Кояш җылы нурын сибә
Ямь өстәп алтын көзгә.
Алмагачта пар алмалар
Бәхет тели күк безгә.

Гомер көзләре дә шулай
Кояшлы булса иде.
Кылдай нечкә күңелләрне
Җылытып торса иде.

Парлашып җыйган җимешләр,
Парлашып эчкән чәйләр.
Бергә булган чакта гына
Күңелдә һәрчак җәйләр.

Гомер көзләре дә шулай
Кояшлы булса иде.
Кылдай нечкә күңелләрне
Җылытып торса иде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »