Якын дусларым

Күрде инде башлар,
Иңгә төште ташлар,
Мең сынаулар үттек бергәләп.
Булды төрле чаклар,
Керә алмады ятлар,
Араларны куйдык киртәләп.

Гөрләп үтәргә тормыш юлларын
Әл дә сез бар әле, якын дусларым!
Яшибез лә бит бары бер генә
Җан дуслар булып гомер-гомергә!

Үткәннәрне узып,
Хатирәләр сызып,
Күпме юлны бергә үткәнбез.
Шундый якын булып,
Иңне иңгә куеп,
Шушы көнгә килеп җиткәнбез.

Гөрләп үтәргә тормыш юлларын
Әл дә сез бар әле, якын дусларым!
Яшибез лә бит бары бер генә
Җан дуслар булып гомер-гомергә!

Килсә авырлыклар,
Бетсә сабырлыклар,
Әл дә ярый сез бар, диямен.
Аерылмас юллар,
Бары якын дуслар
Ышанычы килер көннәрнен.

Гөрләп үтәргә тормыш юлларын
Әл дә сез бар әле, якын дусларым!
Яшибез лә бит бары бер генә
Җан дуслар булып гомер-гомергә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »