Әнкәй (сигезенче вариант)

Категория: Авторлары

Күзләрең төннәр дими,
Әнкәй күзләрен йоммый.
Балам ничек тора диеп,
Һаман да нидер уйлый.

Йом,әнкәй,күзләреңне,
Арыгансыңдыр син инде.
Балам кайтсын, Ходай,диеп,
Сорагансындыр инде.
Йом,әнкәй,күзләреңне,
Арыгансыңдыр син инде.
Балам кайтсын, Ходай,диеп,
Сорагансындыр инде.
Йом,әнкәй,күзләреңне.

Күзләрең тәрәзәдә,
Әнием тора елап.
Күзләреңнән тамчы ага,
Әнкәй утыра уйлап.

Йом,әнкәй,күзләреңне,
Арыгансыңдыр син инде.
Балам кайтсын, Ходай,диеп,
Сорагансындыр инде.
Йом,әнкәй,күзләреңне,
Арыгансыңдыр син инде.
Балам кайтсын, Ходай,диеп,
Сорагансындыр инде.
Йом,әнкәй,күзләреңне.

Әнием күзләреңнән
Һаман тамчы яшь тама.
Һичвакыт әнкәй инде
Күңлемә хәсрәт салма.

Йом,әнкәй,күзләреңне,
Арыгансыңдыр син инде.
Балам кайтсын, Ходай,диеп,
Сорагансындыр инде.
Йом,әнкәй,күзләреңне,
Арыгансыңдыр син инде.
Балам кайтсын, Ходай,диеп,
Сорагансындыр инде.
Йом,әнкәй,күзләреңне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »