Добавлено rusyazykly в Пнд, 15/05/2023 - 17:49
Тормышыңда маяк булып,
Юл күрсәтеп барырмын.
Гомерлеккә сине сөеп,
Гел яныңда булырмын.
Чәчкә булып, үсәр идем
Синең йөргән юлыңда.
Өзеп алып сакларсыңмы,
Шиңдермичә кулыңда?
Җил-давыллардан саклармын,
Булырмын һәрчак терәк.
Син бит миңа сөйгән ярым,
Тормышымда гел кирәк.
Чәчкә булып, үсәр идем
Синең йөргән юлыңда.
Өзеп алып сакларсыңмы,
Шиңдермичә кулыңда?
Көнен-төнен сине уйлыйм,
Бары тик син уемда.
Гомерлек яр булсаң иде
Минем тормыш юлымда.
Чәчкә булып, үсәр идем
Синең йөргән юлыңда.
Өзеп алып сакларсыңмы,
Шиңдермичә кулыңда?