Синең күзләр мине сихерләде,
Ала алмыйм синнән күземне.
Бер күрүдә гашыйк булдым сиңа,
Тыя алмыйм хәзер үземне.
Хәзер янам сөю учагында,
Сулар сибеп булмый сүндереп.
Килче, иркәм, килче яннарыма,
Сине көтәм һаман тилмереп.
Килеп кердең минем күңелемә,
Йөрәгемә сүнмәс ут яктың.
Башларымны минем әйләндердең,
Хисләремне кабат уяттың.
Хәзер янам сөю учагында,
Сулар сибеп булмый сүндереп.
Килче, иркәм, килче яннарыма,
Сине көтәм һаман тилмереп.
Сине генә хәзер уйлап йөрим,
Ялгыз үтә минем кичләрем.
Килче, иркәм, килче яннарыма
Ташып тора сүнмәс хисләрем.
Хәзер янам сөю учагында,
Сулар сибеп булмый сүндереп.
Килче, иркәм, килче яннарыма,
Сине көтәм һаман тилмереп.
