Сиңа гына ышандым,
Сиңа гына таяндым,
Житәкләдең тормыш юлында,
Эреттең кайнар кочагыңда
"Яратам" дип әйтче тагын да!..
Кошлар да язларын кайта,
Тирән диңгезләрне гизеп.
Кайт инде, озакладың нигә?
Синсез авыр яшәве миңа
Куңелемнең назы — тик сиңа!
Атлыйм таныш сукмаклардан
Әйтерсең, кулларың иңемдә.
Өзгәләнә җаным, сагынгач,
Яннарымда син булмагач,
Китеп бардың,«Кайтам!» — дидең дә…
Өзелеп көткәнне беләсең,
"Көт, бәгерем" — дип үтенәсең.
Безнең йөрәкләр бергә тибә
«Сабыр — сары алтын», диләр,
Кузләреңнән килә үбәсем.
Бу җыр Гүзәл Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено rusyazykly в Пнд, 15/05/2023 - 22:11
«
»