Ничек хәлләрегез?

Ничек сезнең хәлләрегез,
Нәкъ безнеке кебекме,
Болыт артларында кояш
Тора яшен тугепме?

Ничек сезнең хәлләрегез ,
Безнеке кебек микән,
Кеп-кечкенә шатлыктан да
Күңелегез була микән?

Ничек сезнең хәлләрегез,
Бүгенгә түзәрлекме,
Башка төшкән хәсрәтегез
Түзәтеп түзәрлекме?

Ничек сезнең хәлләрегез ,
Безнеке кебек микән,
Кеп-кечкенә шатлыктан да
Күңелегез була микән?

Ничек сезнең хәлләрегез,
Сорамагыз безнекен,
Безнекенә түзәрлекле
Түзәрлекме сезнеке?

Ничек сезнең хәлләрегез ,
Безнеке кебек микән,
Кеп-кечкенә шатлыктан да
Күңелегез була микән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »