Бәхет кочагында

Категория: көе сүзләре

Бүген сез икегез бәхет кочагында,
Кавыштырды сезне балдаклар.
Пар балдаклар гомерлеккә булсын,
Тамыр җәйсен сезнең тармаклар.

Саф мәхәббәт тик бер генә була,
Гомер буена аны саклагыз.
Берегезгә берегез терәк булып,
Тормыш юлын бергә атлагыз.

Иртә таңда искән саба җиле,
Битегездән үбеп назласын.
Саф мәхәббәт, тигез гомер бирсен,
Кайгылар күрергә язмасын.

Саф мәхәббәт тик бер генә була,
Гомер буена аны саклагыз.
Берегезгә берегез терәк булып,
Тормыш юлын бергә атлагыз.

Тормышыгыз сөенечле булып,
Яшәгез сез гомер буена.
Пар кошларда оча канатларын җәеп,
Берсен берсе саклап юлларында.

Саф мәхәббәт тик бер генә була,
Гомер буена аны саклагыз.
Берегезгә берегез терәк булып,
Тормыш юлын бергә атлагыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »