Сау бул, балачак

Таңнарым hаман да аяздыр,
Уйныйдыр саф чыклар чирәмдә.
Акбуз ат чабадыр, ул калган,
Адашкан, адашкан үзәндә.

Көтәдер беренче мәхәббәт,
Яшьлеккә әйләнеп килер дип.
Тик өмет күңелне алдый шул,
Кайтып ал, сөя ул, сөя дип.

Телидер күрергә ялгыз ай,
Икебез янәшә булганны.
Эзләрдә чирәмнәр үсәдер,
Каршылап, каршылап таңнарны.

Көтәдер беренче мәхәббәт,
Яшьлеккә әйләнеп килер дип.
Тик өмет күңелне алдый шул,
Кайтып ал, сөя ул, сөя дип.

Эзлидер ак буз ат болында,
Югалган балачак авазын.
Туган як, изге җир, сабый чак,
Каршы ал мин сезгә кайтамын.

Көтәдер беренче мәхәббәт,
Яшьлеккә әйләнеп килер дип.
Тик өмет күңелне алдый шул,
Кайтып ал, сөя ул, сөя дип.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »