Пар учак

Категория: көе һәм сүзләре

Өмет баглап көткән ярым
Гомер уртасында очраттым.
Тиң ярым дип сайлагансың мине,
Мин дә сине өз(е)леп яраттым.

Гомер бит ул тегеләй дә,
Болай да үтеп китә.
Күзгә-күз карашып гына
Яшәүләргә ни җитә.

Гомер уртасы ул алтынга тиң.
Тәмен белеп яши торган чак.
Ике ялгызлыкны яндырырга
Ике җанда яктык пар учак.

Гомер бит ул тегеләй дә,
Болай да үтеп китә.
Күзгә-күз карашып гына
Яшәүләргә ни җитә.

Кабатланмыйк әле ялгышларны
Сабак булсын безгә үткәннәр.
Көзләрдә дә язны каршыласын
Бәхет,мәхәббәтне көткәннәр.

Гомер бит ул тегеләй дә,
Болай да үтеп китә.
Күзгә-күз карашып гына
Яшәүләргә ни җитә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »