Добавлено rusyazykly в Втр, 16/05/2023 - 12:06
Аракай — туган авылым,
Ике тау арасында.
Йөрәктә — хисләр давылы,
Йөзәм моң дәръясында.
Серге елгасы агадыр
Яшел ярларга тулып
Яшик әле, бәгырькәем,
Бер елга яры булып.
Мәгъзи тавы итәгендә
Без җыябыз шартлама.
Аракайның егетләре
Кызларны урлап ала.
Кызлары пешкән җиләктәй,
Күзнең явын алырдай.
Ничек урламый түзәсең,
Ятларга биреп булмый.
Аракайларга кил әле,
Мәгарәгә кер әле.
Төбәктә ял итеп көч җый,
Ләззәтләрен күр әле.
Җанга рәхәт: кайда-кайда,
Бары тик Аракайда.
Сезнең кебек якын дуслар
Юк шул башка беркайда.