Их, бу йөрәк дигәне!

Категория: көе һәм сүзләре

Кояш көлсә күз чагыла
Карның ак яктысыннан.
Сине эзләп вакыт чаба
Гомернең яртысыннан.

Кар яуса да өзгәләнә,
Их, бу йөрәк дигәне!
Сагына ул, ярата ул —
Һаман да яна әле.

Кышкы төндә кар яктысы
Синең карашың мәллә.
Айга шаярып күз кылсам
Сәлам әйт дип иркәмә.

Кар яуса да өзгәләнә,
Их, бу йөрәк дигәне!
Сагына ул, ярата ул —
Һаман да яна әле.

Ябалак кар ява, диләр
Карның була кызылы.
Җирдә сөю яшәмәсә
Булмас иде кызыгы.

Кар яуса да өзгәләнә,
Их, бу йөрәк дигәне!
Сагына ул, ярата ул —
Һаман да яна әле.

Ишелепләр ак кар ява
Күмә гомер эзләрен.
Тик ак өмет әле җанда,
Тәрәзәдә күзләрем.

Кар яуса да өзгәләнә,
Их, бу йөрәк дигәне!
Сагына ул, ярата ул —
Һаман да яна әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »