Вакыт бирсә иде язмышлар

Ялгышларның кайчак була икән
Үзебез дә белми кылганы.
Йөрәк беләргә мәңге түзәлмәслек
Тирән яра сала торганы.

Кайчак белеп, кайчак белми кылып,
Кала күрмиек берүк каргышлар.
Ялгышларны гына төзәтергә
Вакыт бирсә иде язмышлар.

Мизгел кебек кенә гомерләрдә
Югалтулар була, табышлар.
Үзгәртергә күпме теләсәк тә,
Ялгышлардан тора язмышлар.

Кайчак белеп, кайчак белми кылып,
Кала күрмиек берүк каргышлар.
Ялгышларны гына төзәтергә
Вакыт бирсә иде язмышлар.

Бәлки, алар бу тормышта безгә
Сабак алып өчен кирәктер.
Гомер агышында хаталанып
Ялгышмаган кеше сирәктер.

Кайчак белеп, кайчак белми кылып,
Кала күрмиек берүк каргышлар.
Ялгышларны гына төзәтергә
Вакыт бирсә иде язмышлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »