Көт, әнкәй

Әйләнеп кайтырмын, көт, әнкәй,
Көт, әнкәй, өметең җуймыйча .
Яшәүдән мин әле ваз кичмәм,
Сөелеп һәм сөеп туймыйча.

Елама, әнием, елатма!
Улыңны яшь коеп озатма.
Мәңгегә түгел бит аерылу,
Китсәм дә еракка, озакка.

Уйлама, юк-бар уй уйлама,
Төшләрең начарга юрама.
Улыңнан ышанып хәбәр көт,
Дөньядан хәлемне сорама.

Елама, әнием, елатма!
Улыңны яшь коеп озатма.
Мәңгегә түгел бит аерылу,
Китсәм дә еракка, озакка.

Кил әле, кочаклыйм үзеңне,
Түз, әнкәй, бул, яме, түземле.
Ишет син, күкләр дә ишетсен,
Күрешербез дигән сүземне.

Елама, әнием, елатма!
Улыңны яшь коеп озатма.
Мәңгегә түгел бит аерылу,
Китсәм дә еракка, озакка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »