Ярат әле язларны

Сине назлап иркәләргә
Мин бит язларга куштым.
Минем өчен яратсыннар
Җилләрем сине кочсын

Әгәр мине онытмасаң,
Мин дип, уйла язларны.
Йөрәгеңнең назын биреп
Ярат әле язларны.

Кар сулары ташып ага,
Хисләрем кайнап таша.
Сөюемне аңла әле
Ташкын кар суы аша.

Әгәр мине онытмасаң,
Мин дип, уйла язларны.
Йөрәгеңнең назын биреп
Ярат әле язларны.

Чәчкәләрнең хуш исләре
Мине хәтерләтсеннәр.
Язның җылы кичләрендә
Исеңә төшерсеннәр.

Әгәр мине онытмасаң,
Мин дип, уйла язларны.
Йөрәгеңнең назын биреп
Ярат әле язларны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »