Туган авылым (алтынчы вариант)

Кайтып киләм әле чит җирләрдән,
Туган ягым мине сагынган.
Һәрбер йортның урам капкалары
Минем өчен ачып куелган.

Көттерәсем килми туган якны,
Йөгерә атлый кайтам авылыма.
Иң беренче сәламемне бирәм
Каршы алган яшьләр тавына.

Авылыма кайтып керу белән
Кочып ала шаян җилләре.
Бакчаларда гөлләр елмаялар,
Сәламлиләр авыл өйләре.

Көттерәсем килми туган якны,
Йөгерә атлый кайтам авылыма.
Иң беренче сәламемне бирәм
Каршы алган яшьләр тавына.

Бик тиз үтә сагнып көткән көннәр,
Шулай язган, нихәл итәсең.
Туган якның җибәрәсе килми,
Үземнең дә килми китәсе.

Көттерәсем килми туган якны,
Йөгерә атлый кайтам авылыма.
Иң беренче сәламемне бирәм
Каршы алган яшьләр тавына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »