Хисләр бураны

Иш(е)леп-иш(е)леп ап-ак карлар ява,
Ә күңелдә хисләр бураны.
Хатирәләр белән җитәкләшеп,
Кабат-кабат урыйм урамны.

Табышларым калган, югалтулар,
Тетрәнүләр, әче сагышлар.
Үкенүләр, офтанулар калган,
Уйламыйча кылган ялгышлар, ялгышлар.

Назлар тулы, җылы язларыма
Юлны күмгән еллар тузаны.
Узган яшьлек хатирәсе булып,
Җанда уйный хисләр бураны.

Табышларым калган, югалтулар,
Тетрәнүләр, әче сагышлар.
Үкенүләр, офтанулар калган,
Уйламыйча кылган ялгышлар, ялгышлар.

Эзләреңне эзлим, таба алмыйм.
Ак бураннар себ(е)реп үткәнме?
Җилләр көлеп карап тора сыман,
Гомер йомгакларын сүткәнне.

Табышларым калган, югалтулар,
Тетрәнүләр, әче сагышлар.
Үкенүләр, офтанулар калган,
Уйламыйча кылган ялгышлар, ялгышлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »