Такыя

Болыннарда йөрдем,
Күп чәчәк күрдем.
Матурларын өзеп,
Такыя үрдем.

Минем такыяма
Кояш сыенган.
Шушы түгәрәккә
Ямьле җәй сыйган.

Нинди генә төсләр
Юк такыямда:
Ак та,кызыл,зәңгәр
Барсы бар анда.

Минем такыяма
Кояш сыенган.
Шушы түгәрәккә
Ямьле җәй сыйган.

Бәләкәй мин үзем
Җәй кызы кебек.
Куйдым такыяны
Башыма киеп.

Минем такыяма
Кояш сыенган.
Шушы түгәрәккә
Ямьле җәй сыйган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »