Кагылыйммы карларга?

Кышлар гашыйк булыргадыр ,
Ә язлар табынырга.
Ярый әле кышларым бар
Язларны сагынырга.

Карларым ташкын булып
Сыялмыйча ярларга,
Язга күмелер бу дөнья,
Кагылыйммы карларга?

Каеннар да әзерләнгән
Яз булып кабынырга.
Мин үзем дә әзер бүген
Яз булып кабынырга.

Карларым ташкын булып
Сыялмыйча ярларга,
Язга күмелер бу дөнья,
Кагылыйммы карларга?

Кыенсынып басып торам
Карларга кагылырга.
Ашкынып тора алар да
Яз булып агылырга.

Карларым ташкын булып
Сыялмыйча ярларга,
Язга күмелер бу дөнья,
Кагылыйммы карларга?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »