Иң кайнар мәхәббәт

Гомерем юлында, ышанам,
Син минем яраткан җан ярым.
Сүрелмәс хисләрем эчендә
Мин әле һаман да янамын.

Син минем кайнар мәхәббәт
Иң кайнар,иң татлы сулышым.
Син диеп, йөрәгем назлана,
Син диеп,син диеп,җанашым.

Әйтерсең,син минем кояшым
Һәрвакыт җылының тоямын.
Нур чәчкә күзләрең күрсәм дә
Барлыгы дөньямны онтамын.

Син минем кайнар мәхәббәт
Иң кайнар,иң татлы сулышым.
Син диеп, йөрәгем назлана,
Син диеп,син диеп,җанашым.

Яшәткән,яшәрткән өчен дә
Рәхмәтлемен мин сиңа бүген дә.
Иң кайнар мәхәббәт хакына
Яшәрсең бәхетем күгендә.

Син минем кайнар мәхәббәт
Иң кайнар,иң татлы сулышым.
Син диеп, йөрәгем назлана,
Син диеп,син диеп,җанашым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »