Җаным-җаныкаем

Газиз җаным диеп,
Күнелемә тиеп,
Дәшәсең бит миңа син генә.
Йөрәгемә тулып,
Сихри бер нур булып,
Күзләремнән бәхет түгелә!

Син ышанасыңмы?
Һәрбер сулышымны
Синең белән килә аласым.
Кичен күзем йомып,
Таннарда уянып,
Иңнәреңә башым саласым.

Синнән башка читләр
Йөрәгемдә бикләр
Күреп күпме китте борылып.
Тик син генә бүтән
Хыялларда йөрткән
Яннарыңа очам том(ы)рылып.

Син ышанасыңмы?
Һәрбер сулышымны
Синең белән килә аласым.
Кичен күзем йомып,
Таннарда уянып,
Иңнәреңә башым саласым.

Синең белән генә
Миңа якты җирдә
Кирәк көзләр, кышлар һәм җәйләр.
Җаным, җаныкаем,
Сине күргән саен
Күңлемдә чәчәк ата гөлләр .

Син ышанасыңмы?
Һәрбер сулышымны
Синең белән килә аласым.
Кичен күзем йомып,
Таннарда уянып,
Иңнәреңә башым саласым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »