Бәхетле бул, кызым

Категория: көе һәм сүзләре

Һәркемгә бирелгән төрле язмыш,
Бар гомер дә икән Ходайдан.
Бала диеп җан атулар,
Шул кадерле икән ул кайдан?!

Күкрәгемә кочып яратыймчы,
Бәхетле бул, балакаем кызым.
Теләк теләп күптән сорап алган,
Син минем сүнмәс өмет йолдызым!

Сина карап мин куанамын,
Ак болыттай керсез кунелең.
Яманлыктан аер яхшылыкны,
Изге булсын барыр юлын синең.

Күкрәгемә кочып яратыймчы,
Бәхетле бул, балакаем кызым.
Теләк теләп күптән сорап алган,
Син минем сүнмәс өмет йолдызым!

Үтенәм, сорыймын, ялварам,
Балама бул, язмыш, мәрхәмәтле.
Язмыш юлларында адаштырып,
Йөрәккәең итмә җәрәхәтле.

Күкрәгемә кочып яратыймчы,
Бәхетле бул, балакаем кызым.
Теләк теләп күптән сорап алган,
Син минем сүнмәс өмет йолдызым!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »