Соңгы кыңгырау (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Чәчәк тотып әле буген генә,
Килгән кебек сиңа, мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар,
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

Соңгы тапкыр чынлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда буген,
Сынау тотам соңгы дәрестә.

Моңаймагыз әле, укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез.
Урау юллар узып, таулар кичеп,
Сезнең хәлегезне белербез.

Соңгы тапкыр чынлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда буген,
Сынау тотам соңгы дәрестә.

Ел да шулай очар кошлар кебек,
Озатып кала мәктәп — изге йорт.
Сабый чакны эзләп без килербез,
Онытма син, мәктәп, безне көт.

Соңгы тапкыр чынлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда буген,
Сынау тотам соңгы дәрестә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »