Исәнлектә күрешик

Категория: көе сүзләре

Бергә булулар күңелле,
Аерылу бик яман.
Саубуллашмыйк бик озакка,
Очрашып туры һаман.

Бәхет телим сезгә,дуслар,
Исәнлектә күрешик.
Моңнар тулы күңел белән,
Бергәләп җырлап яшик.

Җырлар кәефне күтәрә,
Җыр белән атлау җиңел.
Изге теләк юллыйм сезгә,
Уңышлар теләп бүген.

Бәхет телим сезгә,дуслар,
Исәнлектә күрешик.
Моңнар тулы күңел белән,
Бергәләп җырлап яшик.

Аралашу үзе шатлык
Якын дуслар булганда.
Күбрәк булсын бәйрәмнәре
Күңел җырлап торганда.

Бәхет телим сезгә,дуслар,
Исәнлектә күрешик.
Моңнар тулы күңел белән,
Бергәләп җырлап яшик.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »