Мәктәп еллары (өченче вариант)

Күпме еллар узды, уйларымда:
Гүзәл яшьлегем, мәктәп елларым.
Әле дә гел исләремнән чыкмый
Сиңа үлепләр гашыйк булганым.

Иңне-иңгә куеп белем алдык.
Яшел күзләрең бирделәр шатлык.
Кара чәчләреңнең елтыравы
Чаллар төшсә дә онытылмаслык.
Мәктәп еллары онытылмаслык.
Мәктәп еллары онытылмаслык.

Вак-төяктән дә гел кызык табып
Йөргән, сыйныфташларны сагындым.
“Пар аккошлар!”— диеп үртәүләрен
Мәңгелеккә хәтердә саклармын!

Иңне-иңгә куеп белем алдык.
Яшел күзләрең бирделәр шатлык.
Кара чәчләреңнең елтыравы
Чаллар төшсә дә онытылмаслык.
Мәктәп еллары онытылмаслык.
Мәктәп еллары онытылмаслык.

Кыңгырауның соңгы чылтыравы
Аерды язмышыбыз юлларын.
Син дә инде үз ярыңны таптың,
Ышанмассың тик мин дә гашыйкмын!

Иңне-иңгә куеп белем алдык.
Яшел күзләрең бирделәр шатлык.
Кара чәчләреңнең елтыравы
Чаллар төшсә дә онытылмаслык.
Мәктәп еллары онытылмаслык.
Мәктәп еллары онытылмаслык.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »